news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Студентлар нәфасәт кагыйдәләрен өйрәнәчәк

Студентлар нәфасәт кагыйдәләрен өйрәнәчәк

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Дания Моисеева»). «Мәгариф» китап нәшриятында югары уку йортлары өчен беренче мәртәбә эстетика (нәфасәт) дәреслеге дөнья күрде.

Казан сәнгать академиясе профессоры, филология фәннәре докторы Казбек Гыйззәтов язган «Нәфасәт» дәреслеге ике китаптан тора. Әлегә аның беренчесе нәшер ителде. Ул «Нәфасәтнең нигез проблемалары. Нәфасәтнең тарихы» дип атала. Бу китапта эстетик мәсьәләләр борынгы антик чордан алып бүгенге көнгә кадәр һәм шулай ук татар зыялылары үрнәгендә дә яктыртыла.

«Мәгариф» нәшриятында соңгы вакытта башка укыту әсбаплары да дөнья күрде. Әйтик, Альберт Яхинның « 4нче сыйныфта әдәбият дәресләре» укытучылар өчен методик кулланма буларак язылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100