news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Студентлар Миңнехановтан Петербург политехника университетына өчпочмак алып килүен сорады

Студентлар Миңнехановтан Петербург политехника университетына өчпочмак алып килүен сорады
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Бөек Петр исемендәге Санкт-Петербург политехника университетына сәфәре вакытында студентлар белән җылы очрашу булды. Очрашуда бер студент гадәти булмаган сорау бирде: ул республика лидерына студентлар ашханәсендә традицион татар ризыгы – өчпочмак сатуны оештыруда ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте.

ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында шулай дип язган. «Инженерның йөрәгенә юл - өчпочмак аша», - дип тә өстәгән ул.

«Әгәр кызыксыну булса, коллегаларыбызга шундый йөкләмә бирәчәкбез», – дип елмаеп җавап биргән Рөстәм Миңнеханов студентка.

news_right_1
news_right_2
news_bot