news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Студентлар Әлмәт полиция бүлеге хезмәткәрләренең эшчәнлеге белән танышты

Экскурсия барышында студентлар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар алды.

(Әлмәт, 21 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Кичә Казан инновация институты студентлары югары уку йорты залларында лекцияләр тыңлау урынына егет һәм кызлар Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегендә кунак булдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бүлек җитәкчесе полиция майоры Наил Мирхазетдинов кунакларга хезмәткәрләрнең төп бурычлары турында сөйләде. Үз чыгышында ул шәһәр халкыннан килеп ирешкән хәбәрләрнең тәүлек буе кабул ителүен билгеләп үтте.

Экскурсия барышында студентлар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар ала һәм кизү бүлеге хезмәткәрләренең эшчәнлеге белән дә якыннан таныша алдылар.

Очрашу вакытында студентлар шулай ук бүлек тарихы музеенда да булдылар. Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт шәһәре буенча бүлегенең шәхси составы белән эшләү буенча өлкән белгече майоры Жанна Фомина студенлаарны полиция бүлеге тарихы белән таныштырды һәм алар өчен мавыктыргыч экскурсия үткәрде.

news_right_1
news_right_2
news_bot