Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Студентлар лигасы» Татарстанның барлык югары уку йортлары буенча тур уздырачак
ТР «Студентлар лигасы»ның республиканың барлык югары уку йортлары буенча зур тур уздыруы мөһим вакыйга булырга вәгъдә итә. Аны беренче курс студентларын студент тормышына багышлау, шулай ук укучыларның төрле сораулар белән мөрәҗәгатьләрен тыңлау өчен үткәрәчәкләр, дип хәбәр итте «Татар-информ»га Татарстан Республикасы «Студентлар лигасы» президенты Шамил Якупов.
«Бездә беренче курс студентлары өчен «Беренче лига» программасы белән Татарстанның барлык югары уку йортлары буенча тур планлаштырылган. Өч көн эчендә без һәр югары уку йортында студентларның актуаль сорауларына җавап бирү өчен администрация белән очрашачакбыз, белем бирү лекцияләре уздырачакбыз», – дип аңлатты Шамил Якупов.
Моннан тыш, һәр югары уку йорты белән хезмәттәшлек турында килешү төзеләчәк. Соңгы тапкыр «Студентлар лигасы» мондый турны 2011 елда уздырган.
Якупов хәбәр иткәнчә, Татарстан Хөкүмәте, югары уку йортлары ректорлары советы һәм ТР «Студентлар лигасы» арасында өч яклы килешүне яңадан имзалау планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз