news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Студентлар лигасы”ның яңа президенты сайлана

Лига президенты сайлауларына КФУ һәм КГЭУ студентлары да үз кандидатураларын тәкъдим итте.

“Студентлар лигасы”ның яңа президенты сайлана
Ильнар Тухбатов

(Казан, 14 сентябрь, “Татар-информ”, Зөлфия Хәсәнова). Бүген УНИКС концертлар залында төбәк  яшьләр оешмасы “Студентлар лигасы”ның конференциясе үтә һәм яңа президент сайлана. Чараны "Татар-информ" хәбәрчесе дә күзәтте.

“Студентлар лигасы” президенты сайлауларына КФУ һәм КГЭУ студентлары да үз кандидатураларын тәкъдим итте. Болар -  КФУдан Руфат Кыямов белән Азат Кашапов һәм КГЭУдан Александр Увакин. Азат Кашаповның җанатарлары залда булса да, үзе бүгенге чарада катнаша алмый. Ул Америка Кушма Штатларында командировкада, шуңа күрә чыгышын видеоязма аша җибәрә. Башка ике кандидат бүген үзләре чыгыш ясаячак. 

Сайлаулар алдыннан кандидатлар хис-кичерешләре белән уртаклашты. КГЭУ студенты Александр Увакин үзенең дулкынлануын яшермәде. "Республикабыз студентлары алдында чыгыш ясарга кирәк. Алар миңа тавыш бирсеннәр өчен, бик күп эш эшләнде. Яраткан университетыма бик зур рәхмәт әйтәсем килә, чөнки дусларның ярдәме булмаса, шушы дәрәҗәгә җитмәс идем. Җиңүгә килгәндә, һәр кандидат лаеклы. дип саныйм. Бер-беребезне күптәннән беләбез, барыбыз да көчле", - диде ул. 

КФУ студенты Руфат Кыямов: "Эчемдә нинди генә хисләр юк: бераз курку да, шатлык та бар. Барысы бергә кушылып, эйфория халәтендә йөзәм. Кандидатлар чыннан да көчле, ләкин үземнең, алардан аермалы буларак, студентлар советында инде 5 ел булуымны әйтеп китә алам. Минем тәҗрибәм бик зур, бу миңа булышыр дип ышанам", - дип уртаклашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot