news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Студентлар көне» донорлык акциясе вакытында кан банкы 50 литрга тулыланган

Республика кан үзәгендә волонтер-медиклар һәм Казан федераль университеты студентлары белән берлектә «Студент көне» донорлык акциясе узды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Волонтерлар бәйрәмне оештыруда, шулай ук барлык теләүчеләр өчен донор квесты үткәрүдә ярдәм итте.

Акциядә барлыгы 140тан артык кеше катнашты, 110 кеше кан доноры булды. Кан үзәгенә югары уку йортлары студентлары да, башкаларга ярдәм итү өчен донорлык акциясенә килгән даими донорлар да килгән. Үткәрелгән чара нәтиҗәсендә кан банкы 50 литрга тулыланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot