news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Студентлар көнендә Әтнәдә квест узды

7 команданың һәрберсе сигезәр бирем үтәде.

(Казан, 25 гыйнвар, Татар-информ, “Әтнә таңы”). Студентлар көне уңаеннан Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында күңелле чара узды: районның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Студсовет әгъзалары квест үткәрде, дип яза “Әтнә таңы” газетасы. 

Уенда җиде команда катнашты. Аларның һәрберсе сигезәр бирем үтәде: күз бәйләп әйбер эзләделәр, сүзләр тезделәр, шигырь-котлау яздылар, билгеле бер кешеләр белән селфи ясадылар, җырладылар, биеделәр һәм башка күңелле биремнәрдә көч сынаштылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.

Оештыручылар һәрбер командага - баллы күчтәнәчләр, ә Студсовет әгъзаларына истәлекле бүләкләр тапшырды. Техникум директоры Айрат Фәнил улы Каюмовның бәйрәм котлавы ямь өстенә ямь булды. Укучыларга бу чара бик ошады. Бәйрәмнең саф һавада дустанә, җылы атмосферада узуы үзе бер рәхәтлек бирде, диелә район хәбәрендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100