Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Студентлар көнен Казанда фәнни-гамәли конференция белән билгеләп үтәләр
Конференция Татарстан Республикасында Лев Толстой елына багышлап үткәрелә.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә Студентлар көнен «XXI гасырда әдәбият белеме һәм эстетика («Татьяна көне»)» дигән фәнни-гамәли конференция белән билгеләп үтәләр. Бу хакта Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
23-25 гыйнвар көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында «XXI гасырда әдәбият белеме һәм эстетика («Татьяна көне»)» дигән XV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Конференция ел саен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрелә.
Чарада Россия, шул исәптән Мәскәү һәм Казан, Татарстан шәһәрләренең югары уку йортлары, республика районнарының авыл мәктәпләреннән килгән укучылар, студентлар, магистрантлар, аспирантлар һәм укытучылар катнаша. Конференция Татарстан Республикасында Лев Толстой елына багышлап үткәрелә.
Өч көн дәвамында 9 секция эшләячәк: 6 секциядә 70 укучы докладлар белән чыгыш ясый, махсус секцияләрдә студентлар һәм магистрантлар, аспирантлар һәм укытучылар үз фәнни-гамәли тикшеренүләренең нәтиҗәләре турында сөйли, мәктәп мөгаллимнәре методик секцияләрдә гуманитар фәннәрне укытуда үзара тәҗрибә уртаклаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз