news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Студентлар һәм өлкән сыйныф укучылары «ҖырлаОке» бәйгесендә катнаша ала

3 октябрьдә Чаллыда «ҖырлаОке» бәйгесе башлана. Анда катнашучылар конкурс ярдәмендә иҗат процессы аша татар музыкасы турындагы белемнәрен тирәнәйтә алачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурста Автокаланың югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары, шулай ук шәһәр мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары катнашачак.

Бәйгедә катнашу өчен 6 кешедән торган командалар чакырыла, аларның һәркайсының исеме һәм капитаны булырга тиеш. Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылачак.

Гаризалар 1 октябрьгә кадәр mizgel1919@mail.ru электрон адресына кабул ителә.

Музыкаль бәйге өч этапта уза. Беренче этап – 6, икенче этап – 10, өченче этап (финал) 17 октябрьгә 15.00 сәгатькә билгеләнгән.

Беренче этапта түбәндәге биремнәр каралган:

«Караоке-баттл»: командалар алдан әзерләнгән җырны күмәкләп башкарырга тиеш;

«Билгеле бер тематикадагы җырны исеңә төшер»: командаларга билгеле бер тема бирелә, аның буенча мөмкин кадәр күбрәк җырны искә төшерергә кирәк;

«Көйне таны»: һәр команда җырның кечкенә генә өзеге яңгыраганнан соң аны танырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100