Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Студентлар өчен практика узу мәҗбүри булырга мөмкин
Закон проекты белем алучыларның гамәли әзерлегенең бердәм формасын булдыруны күздә тота.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Россиядә вузларга барлык студентлар өчен практика узуны мәҗбүри оештырырга тәкъдим итәләр. Әлеге закон проектын Мәгариф һәм фән буенча Дәүләт Думасы комитеты карый. Бу хакта Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Закон проекты белем алучыларның гамәли әзерлегенең бердәм формасын булдыруны күздә тота. Бу һөнәри әзерлекнең бер өлеше булып санала.
“Белем бирү оешмасы үз студентын практикага яки махсус курс узарга башка уку йортына, хәтта башка төбәккә җибәрү мөмкинлеге алачак. Студент махсус курс уза, анда тиешле белем һәм билге ала. Соңыннан бу дипломда да исәпкә алыначак”, - диелә министрлык хәбәрендә.
Баштарак Россия хөкүмәте закон проектын хуплап, әмма кисәтүләр ясап рәсми бәяләмә бастырган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз