news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Студентлар автобусы»ында Теләче, Бөгелмә һәм Йошкар-Олага барырга мөмкин

Ташлама белән билет сатып алу өчен студент билеты кирәк.

(Казан, 3 октябрь, Татар-информ»). Бу уку елыннан башлап «Студентлар автобусы» социаль проектының яңа юнәлешләре һәм рейслары барлыкка килде — бу чит шәһәрләрдән килгән студентларның күбесенә ташлама белән туган шәһәрләренә кайтып килү мөмкинлеген бирәчәк. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым алганда, студентлар Казаннан Чаллы, Теләче, Бөгелмә, Әлмәт, Буа һәм Йошкар-Олага китә алалар. Юнәлешләр исемлеген киңәйтү планлаштырыла.

Автобуска ташлама белән билет сатып алу өчен Вконтакте проектының рәсми берләшмәсендә google-форма аша урынны алдан броньларга кирәк. Шуннан соң броньны телефон аша расларга тиешсең.

Автобуска утырганда студентлар билеты булырга тиеш — аның номерын да урын броньлаган вакытта күрсәтергә кирәк.

«Проект республика башкаласының чит шәһәрләрдән килгән күп санлы студентларны туплавына бәйле. Биредә студентлар махсус ташламалы бәядән ял көннәрендә өйләренә кайтып килү мөмкинлеге алалар. Автобус маршрутлары югары уку йортларының тулай тораклары һәм уку корпуслары аша уза», — диде Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100