news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Студентлар арасында самбо буенча дөнья Кубогы Казанда узачак

Ярышларда 35тән артык ил вәкиленең катнашуы көтелә

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). 30 нчы ноябрьдан 3 нче декабрьга кадәр “Ак Барс” Көрәш сараенда студентлар арасында самбо буенча дөнья Кубогы уйнатылачак.

Ярышларда 35тән артык ил вәкиленең катнашуы көтелә. Аерым алганда, ярышларда катнашачагын АКШ, Венесуэла, Аргентина, Украина, Словения, Словакия, Румыния, Польша, Литва, Италия, Израиль, Германия, Франция, Кипр, Болгария, Төрекмәнстан, Пакистан, Корея спортсменнары раслаган. Шулай ук Япония, Камерун, Марокко, Иран, Казахстан, Кыргызстан, Ливан һ.б. спортсменнары Кубокта катнашырга теләген белдергән.

Шартлар нигезендә ярышларда катнашучыларның яше 27дән артмаска тиеш.

Ир-атлар 52, 57, 62, 68, 74, 82, 90, 100 кг һәм 100 килограммнан артык авырлык категорияләрендә, хатын-кызлар 48, 52, 56, 60, 64, 68, 72, 80 кг һәм 80 гилограммнан артык авырлык категорияләрендә көч сынашачак.

Ярышларда шәхси зачетларда җиңүчеләр һәм призерлар медальләр һәм дипломнар белән, ә команда зачетында җиңүчеләр кубоклар һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк. Спортсмен-җиңүчеләрнең тренерларына дипломнар биреләчәк, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” матбугат департаменты.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot