news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Студентлар 25 гыйнварда зооботаника бакчасына бушлай керә ала

Студентлар 25 гыйнварда зооботаника бакчасына бушлай керә ала
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Казан зооботаника бакчасы Студентлар көненә багышланган махсус акция үткәрә. Укучылар өчен «Замбези елгасы» территориясенә керү 25 гыйнварда буш булачак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Шәхесне раслаучы документ күрсәтергә кирәк. Акциядә бары тик көндезге бүлек студентлары гына катнаша ала. «Замбези елгасы»н Һади Такташ урамы, 120 адресы буенча күрергә була, дип хәбәр итте Казан зооботаника бакчасы матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, Казанда 24 гыйнварда Студентлар көне билгеләп үтеләчәк. Вакыйга кысаларында яшьләр өчен интерактивлар, музыкаль уеннар, диджей-сетлар һәм башка активлыклар планлаштырылган. Бәйрәм мәйданчыкларының берсендә – «Черек күл» паркында – тематик зоналарга барырга, хоккей һәм керлинг уйнарга, шулай ук беренче очрашуга депозит алырга мөмкин булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot