news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан медицина көллияте студенты мошенникларга ышанып 2,5 млн сум акчасыннан колак каккан

Казан медицина көллияте студенты телефон мошенниклары корбаны булган. Кыз аларга 2,5 миллион сумнан артык акча күчергән.

20 яшьлек кызның телефонына ике номердан шалтыратканнар. Үзләрен иминлек органнары хезмәткәрләре дип таныштырган билгесез кешеләр студентны куркыткан. Алар аның банк счетларыннан, имештер, Украина Кораллы көчләре ихтыяҗларына зур суммадагы акчаны рөхсәтсез күчерергә җыеналар, бу исә акча югалту гына түгел, җинаять җаваплылыгы белән дә яный, дип белдергән.

Акчаны саклау һәм декларацияләү сылтавы белән мошенниклар кызга барлык акчаны куркынычсыз счетларга күчерергә тәкъдим иткән. Студент, аларның күрсәтмәләрен үтәп, аферистлар биргән реквизитларга 2 533 400 сум акча күчергән.

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Оперативниклар мошенниклар элемтәгә чыккан телефоннарның Бөекбританиядә һәм Запорожье өлкәсе территориясендә теркәлгән булуын ачыклаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot