news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Студент тулай торакларында гаилә блоклары, балалар бүлмәләре булдырырга тәкъдим иттеләр

Студентлар укуны һәм гаилә коруны бергә алып бара алсын өчен студентлар тулай торакларында гаилә блоклары һәм балаларны карау бүлмәләре булдырырга кирәк. Бу хакта Түбән Новгородта «Нәтиҗә бар» партиясенең округ форумында «Бердәм Россия» Генсоветы секретаре, Федерация Советының беренче вице-спикеры Владимир Якушев белдерде. Аның сүзләрен «ТАСС» китерә.

Ул билгеләп үткәнчә, партия студент гаиләләренә ярдәмне көчәйтә һәм бу категориягә карашны үзгәртә. Аның сүзләренчә, «Бердәм Россия» тулай торакларда гаилә блоклары һәм университетлар каршында балаларны карау өчен махсус бүлмәләр барлыкка килү өчен тырыша.

Якушев шулай ук партиянең студентлар тулай торакларын капиталь ремонтлау программасын башлап җибәрүен һәм контрольдә тотуын искәртте. Президент йөкләмәсе нигезендә 2030 елга 800 бинаны модернизацияләү планлаштырыла.

Моннан тыш, ул хәбәр иткәнчә, илдә технологик үсешкә юнәлдерелгән яңа мәгариф мохитен формалаштыру дәвам итә. Аның мәгълүматлары буенча, «Профессионалитет» проекты кысаларында инде 500 мәгариф кластеры булдырылган, 50 алдынгы инженерлык мәктәбе, 450дән артык Кванториум һәм 300дән артык «IT-куб» үзәге ачылган. Авыл мәктәпләрендә һәм кече шәһәрләрдә 20 меңгә якын «Үсеш ноктасы» үзәге эшли.

Якушев Президент инициативасы һәм партия ярдәме белән 2030 елга кадәр дөнья дәрәҗәсендәге 25 кампус булдыру проекты гамәлгә ашырылуын өстәде. Аларның күбесе инде актив төзелеш стадиясендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot