news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Студент отрядлары Татарстан икътисадының тугыз тармагында таләп ителә

Бүгенге көндә су бассейннарының яр буйларын чүп-чардан чистарту өчен студент экология отрядларын җәлеп итү буенча эш алып барыла.

(Казан, 20 март, "Татар-информ"). Студент отрядлары һәм хезмәт бригадалары Татарстан икътисадының тугыз тармагында таләп ителә, аларның эшчәнлегендә ел саен 10 меңнән артык студент катнаша. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов әйтте, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Министр билгеләгәнчә, Татарстан Хөкүмәте тарафыннан студент отрядлары хәрәкәтенә планлы ярдәм гамәлгә ашырыла: 2018-2020 елларга үсеш концепциясе расланган, ведомствоара дәрәҗәдә координацияләү советы булдырылган, чаралар уздыру тәэмин ителгән.

Республикада студентлар хәрәкәтен үстерүгә ярдәм максатында республика конкурслары уздырыла - “Ел студентлар хезмәт отряды”; социаль әһәмиятле проектлар конкурсы; студентлар хәрәкәте эшчәнлеген иң яхшы яктырткан ММЧ арасында конкурс. ММЧ арасындагы конкурсның приз фонды 230 мең сум тәшкил итә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Студентлар хәрәкәте дәүләт дәрәҗәсендә хуплана. Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 17 февраль “Россия студент отрядлары көне” дип игълан ителде, дип билгеләде министр.

Бүгенге көндә су бассейннарының яр буйларын чүп-чардан чистарту өчен студент экология отрядларын җәлеп итү буенча эш алып барыла. Шулай ук планда – Татарстан студент хезмәт отрядлары хәрәкәтенең 55 еллык юбилеена багышланган чаралар уздыру.  

news_right_1
news_right_2
news_bot