news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Студент отрядлары Свердлау өлкәсе хуҗалыкларының уңышларын җыярга җибәрелде

Бүгенге көндә басуларда эшләүчә студентлар саны кимеде – хуҗалыклар уңыш җыю техникасын күбрәк куллана башлады

(Екатеринбург, 25 август, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). Свердлау өлкәсе басуларына студентлар чыкты. Бүгенге көндә басуларда һөнәре буенча авыл сәнәгате комплексы белән тыгыз бәйләнештә булганнар – Урал авыл хуҗалыгы академиясе студентлары көч түгә. Яшь егет-кызлар тәҗрибә участокларында эшли һәм уңыш җыю белән бергә фәнни эшләр дә башкара.

Студент отрядларының күпчелеге яшелчә җыюга 1 сентябьдән төшәчәк. Мәсәлән, үткән елда яшьләр Свердлау өлкәсенең 12 хуҗалыгында эшләде – якынча ике меңләп кеше.

Свердлау өлкәсенең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр итүләренә караганда, елдан-ел авыл хуҗалыгы эшләренә җәлеп ителүче студентлар саны кими, чөнки хуҗалыклар уңыш җыю техникасын күбрәк куллана. Студентларның күпчелеген яшелчәләрне орлыкка салу эшенә җәлеп итәләр – кул хезмәте культурага зыян китерми.

Авыл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр итүләренә караганда, һава торышының җылы булуы быел эшкә җәлеп ителүче студентлар санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итте өлкә авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot