news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан студент отрядлары Казан урамнарын кардан чистартырга булыша

Татарстан Республикасы студент отрядлары бураннан соң Казан урамнарын кардан чистартты. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ведомство мәгълүматлары буенча, студентлар 61 подъезд кыегын кардан чистарткан һәм алты күп фатирлы йортта яшәүчеләргә ярдәм иткән.

«Минем өчен «Россия студент отрядлары кар десанты» акциясендә катнашу мохтаҗларга ирекле ярдәм дигәнне аңлата. Казанда бик күп кар яуды, шәһәр халкына подъездларга барып җитү бик авыр», - диде Казан аграр университетының II курс студенты Денис Пикулин.

Министрлыкта искәртүләренчә, 17 февральдә узган брифингта Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, күп кенә яшьләр оешмалары һәм студент отрядлары социаль объектлар тирәсен һәм ишегалларын кардан чистартуда катнаша. Эш дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot