news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда сайлау хокукы мәсьәләләре буенча студентлар конференциясе башланды

Бүген Казанда республика Милли китапханәсе мәйданчыгында сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләренә багышланган студентлар фәнни-гамәли конференциясе башланды. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, чара студент яшьләрнең 2026 елгы сайлауларда катнашуы, яшь һәм булачак сайлаучыларның хокукый культурасын күтәрү, волонтерлык һәм яшьләр инициативаларын үстерү мәсьәләләренә багышланган.

«Без инде берничә ел рәттән Студентлар көне алдыннан Яшьләр эшләре министрлыгы, республиканың Студентлар лигасы белән берлектә студентлар конференциясен уздырабыз. Бездә темалар, ниндидер мөһим позицияләр үзгәрә, чыгыш ясаучылар алышына, ләкин хакимият һәм студентлар арасында шундый диалог алып бару традициясе яшәп килүе зур әһәмияткә ия», – дип белдерде ул.

Аның сүзләренчә, мондый чаралар бигрәк тә сайлау кампанияләре арасында яшьләрнең ихтыяҗларын аңларга ярдәм итә.

Үз чиратында, Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина белдергәнчә, мондый чаралар яшь буынга үз иленә битараф булмауның никадәр мөһим икәнен аңларга ярдәм итә.

«Минем карашка, мондый конференцияләр яшь кешегә дөньяга карашын киңәйтергә һәм, электораль процесс турында сөйләгәндә генә түгел, ә һәрвакыт һәм бөтен җирдә дөрес карар кабул итәргә мөмкинлек бирә», – дип өстәде министр урынбасары.

news_right_1
news_right_2
news_bot