news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сценарий авторы Альберт Шакиров: «Бер-бер хәл» сериалыннан әнием гаиләсен танып көлде

25 октябрьдән «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 40 серияле «Бер-бер хәл» сериалы күрсәтелә башлады.

Сценарий авторы Альберт Шакиров: «Бер-бер хәл» сериалыннан әнием гаиләсен танып көлде
Солтан Исхаков

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). «Бер-бер хәл» сериалын карагач, сценарий авторы Альберт Шакировның әнисе сюжетта үз гаиләсен танып көлгән.

25 октябрьдән «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 40 серияле «Бер-бер хәл» сериалы күрсәтелә башлады. Ул быел Казанда төшерелгән. Сценарий авторы Альберт Шакиров үз тойгылары белән «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә уртаклашты.

«Сериалның беренче серияләрендә гаиләнең буыннар чылбыры өзелгән мизгелен күрсәтәбез. Сюжет буенча, алар шул элемтәне ныгытырга тырыша. Кайбер урыннарда я өлкән буын артыгын кыланып җибәрә, я яшьләр өлкәннәрне санга сукмый. Бүген шундый вакыйгалар бармаган гаилә юк дип әйтеп булмый.

Әни беренче серияләрен карагач, рәхәтләнеп көлде. Үзебезнең гаиләләр дә бар бит. Сценарие минеке икәнен әни танып алды», — дип уртаклашты Альберт Шакиров.

Сценарий авторы сүзләренчә, сюжетка чын кеше тарихлары кергән.

«Нинди генә гаилә булса да, бәхәс чыкмый калмый. Килеп чыккан бер-бер хәлнең чишелеше гаиләнең үзеннән тора. Гаиләдә рухи кыйммәтләр булмаса, өлкәннәр тәрбиясе яшьрәкләргә барып җитмәсә, бер-бер хәлнең начар төгәлләнүе дә бар», — диде Альберт Шакиров.



Галерея: «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясен һәм «Бер-бер хәл» сериалын тәкъдим итү
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100