news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Стрела»ның баш тренеры Миңнехановка команда исемен «Ак Барс»ка үзгәртү теләген белдерде

«Стрела»ның баш тренеры Миңнехановка команда исемен «Ак Барс»ка үзгәртү теләген белдерде
Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте

«Стрела» ның баш тренеры ДжейПи Нил Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда регби командасы исемен «Ак Барс» дип үзгәртергә рөхсәт сорады.

«Безнең команда да «Ак Барс» исемен йөртә башласа, бик яхшы булыр иде», – дип билгеләп үтте белгеч.

Бу — аларның формасына җитмәгән бердәнбер сүз, дип саный Нил.

Бүген Казан Кремле резиденциясендә «Стрела» регбичыларын хөрмәтләделәр. Татарстан Рәисе коллективны Россия Кубогында җиңүләре белән котлады, спортчыларның югары спорт осталыгы һәм команда рухы күрсәтүләрен билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot