news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Столичный» автовокзалы бәйрәм алдыннан билетлар сата башлады

Бәйрәм көннәрендә күп юнәлешләр буенча рейска өстәмә автобуслар чыгару планлаштырыла

 (Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген «Столичный» автовокзалы бәйрәм алдыннан билетлар сата башлады. Бәйрәм көннәрендә күп юнәлешләр буенча рейска өстәмә автобуслар чыгару планлаштырыла.

Билетлар Уфа, Тольятти, Самара, Стәрлетамак, Ульяновск һәм Чабаксарга кадәр өстәмә рейсларга сатыла. Татарстан территориясендә Нурлат, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы һәм Чистайга кадәр өстәмә рейслар оештырылачак.

Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә автовокзалның пассажирларны йөртү хезмәтендә белдерделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot