Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Россия венчур форумы башланды
Казанда ХХ Россия венчур форумы башланды. Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко билгеләп үткәнчә, бу чара, икътисади файдадан тыш, перспективалы тармакларны билгеләргә дә мөмкинлек бирә.
«Татарстан венчур үсеше башкаласына әверелде. Нәкъ менә биредә әлеге юнәлештә яңа идеяләр туа», – дип искәртте Фурсенко ачылыш тантанасында.
Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, үз чиратында, форум өчен юбилей елы нәтиҗәләр ясарга гына түгел, ә алдагы үсеш перспективаларына да күз салырга мөмкинлек бирә, дип басым ясады.
«Быел форумда 6 меңнән артык кеше катнаша. Бу мәйданчык үзең турында белдерү, партнерлар табу, эксперт киңәшләре алу (һ.б.) урынына әверелә», - дип белдерде Фальков.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форум кунакларына һәм катнашучыларына, шулай ук оештыручыларга һәм әлеге чарага ярдәм итүче федераль структураларга рәхмәт белдерде.
«Статус һәм ихтыяҗ елдан-ел арта. Бу эш дәвам итәчәк», - диде Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз