news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Столбищеда яше-карты бүләкләнде, интернациалист сугышчыларга юбилей медальләре тапшырылды

Авыл көне биредә оешкан төстә билгеләнде

 (Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”) Авыл көне уңаеннан, Лаеш районы Столбище мәдәният йортында концерт булып үтте. Анда авыл бәйрәмендә – Гурьев көнендә үзләренең авылдашларын хөрмәтләделәр. Ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, юбилярлар, яшь парлар, мәктәпне медальгә тәмамлаучылар һәм үзләрен күп еллар эшкә багышлаган кешеләр төрле бүләкләр белән бүләкләнде. Алар арасында – 60 елдан артык бергә яшәгән Синицыннар гаиләсе, йөз яшьлек юбилеен билгеләп үткән Е.Панкова, Столбище китапханәсе мөдире Л.Малышева һәм башкалар бар.

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгуына 25 ел тулу уңаеннан, интернациалист сугышчыларга юбилей медальләре тапшырылды, дип белдерә “Кама ягы” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100