news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Столбище мәктәбе территориясендә граната шартлаткан укучының кулы имгәнгән

Хәзерге вакытта полицейскийлар мәктәп укучысы страйкбол гранатасын тапкан урынны ачыклый.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Столбище авылында укучы бала мәктәп территориясендә граната шартлатып, кулын пешергән.

«Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте белешмәсе буенча, 15 февральдә Лаеш районындагы Столбище авылындагы бер мәктәптә гадәттән тыш хәл була.

Укучы малай страйкбол гранатасы тапкан һәм аны шартлатырга маташа. Нәтиҗәдә бала кулын имгәтә.

Хәзерге вакытта полицейскийлар тикшерү үткәрә, мәктәп укучысының гранатаны кайдан табып алуы ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot