news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Столбище авылында янгында ике кеше җитди яраланган

Столбище бистәсендә агач йорт тулысынча янып беткән.

Столбище авылында янгында ике кеше җитди яраланган
ГУ МЧС РФ по РТ

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Казан янындагы Столбище авылында ут капкан йорттан тәрәзәдән чыкканда ир белән хатынның тәне пешкән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Кичә 23:57 сәгатьтә 112 бердәм номерына Столбище авылында Советская урамында кечкенә агач йорт яну турында хәбәр килде”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

Урынга килгән № 119 янгын сүндерү-коткару бүлеге янгын сүндерүчеләрен янган йорт хуҗаларының күршеләре каршы алган. Алар хуҗаларның янган йорттан тәрәзәдән чыгуын әйткән. 40 яшьлек ир-атны һәм хатын-кызны табиблар караган. Башлары һәм тәннәре пешкән ир белән хатынны РКБга озатканнар.

Янгын сүндерүчеләр утның башка йортларга күчүен булдырмый кала. Ярты сәгать эчендә утны тулысынча сүндергәннәр. Янгында 25 кв. метр мәйданлы йорт тулысынча янып беткән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot