Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Стокгольмдагы конференциядә википедияче башкорт әбиләрен үрнәк итеп күрсәткәннәр
Башкортстан авыл җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кызлар википедия өчен мәкаләләрне башкорт теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә.
(Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). 14-18 август көннәрендә Стокгольмда Викимания конференциясендә Викимедиа фондының башкарма директоры Катрин Маэр тәрҗемәчеләр роле турында сөйләгән. Ул әлеге өлкәдә башкортларны мактаган.
“Миңа иң ошаган мисал – башкорт әбиләре. Алар - Россиянең Башкортстан регионында, күбесенчә авыл җирлегендә яшәүче, өлкән буын хатын-кызлары. 2016 елдан бирле алар мәкаләләрне русчадан башкорт теленә тәрҗемә итәләр. Шулай итеп, башкортлар бастырган тәрҗемәләр саны буенча беренче егермелеккә керәләр, әбиләрне алкышлыйк”, – ди Катрин Маэр.
- Викимания – Викимедиа фонды оештырган проектларга багышланган, ел саен уздырыла торган конференция. Ул проектларга Википедия, Викисүзлек, Викияңалыклар, Викикитаплар сайтлары керә.
Викияңалыклар сайтында язылганча, Вики-әбиләр – башкорт википедиячеләренең пенсия яшендәгеләрне вики-хәрәкәткә җәлеп итү проекты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз