Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирек гасыр эчендә алтын бәясе 12 тапкыр арткан
Дөньяда алтын бәясе узган гасыр ахырыннан 2025 елга кадәр 12 тапкыр арткан, дип белдерде Гайдар институтының иң яхшы халыкара практикаларны анализлау лабораториясе мөдире Антонина Левашенко РИА Новости агентлыгына.
Эксперт сүзләренчә, әгәр 2000 елда һәм 2025 ел ахырында металл бәяләрен чагыштырсак, аларның күбесе кыйммәтләнгән, әмма алтын бәясе аеруча нык арткан (12 тапкырга). Шул ук чорда бакыр бәясе - 5,87 тапкырга, тимер рудасы – 3,39 тапкырга, никель – 1,71 тапкырга, алюминий 1,66 тапкырга күтәрелгән.
Левашенко бәяләр үсешенә кулланучы бәяләренең, металларны чыгару һәм эшкәртү чыгымнарының артуы, энергия һәм җиһазларның кыйммәтләнүе, шулай ук доллар курсының үзгәрүе йогынты ясавын билгеләп үтте. Бәяләр динамикасына шулай ук финанс базарларындагы кризислар (2008-2009 һәм 2019-2020 еллар), сорау һәм тәкъдимнәрдәге үзгәрешләр дә йогынты ясаган. Аналитик нефть һәм башка энергия чыганаклары бәясендәге тирбәнешләр дә металл бәясендә чагылыш таба дип саный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз