news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Стилист көз өчен биш актуаль аксессуарны атады

Стилист көз өчен биш актуаль аксессуарны атады
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Көзен гардеробны яңа пальто сатып алмыйча да яңартырга мөмкин – берничә актуаль аксессуар өстәү дә җитә. Бу хакта «Радио 1»гә стилист һәм дизайнер Анна Скороходова сөйләгән.

Аның сүзләренчә, һәр сезонда гардеробны тулысынча алыштыру мәҗбүри түгел. Ике-өч акцент, шул исәптән фактур бизәнү әйберләре дә җитә.

Актуаль вариантлар арасында Скороходова эре скульптур беләзекләрне, күп катлы бизәнү әйберләрен һәм сюрреалистик стильдәге эшләнмәләрне аерып күрсәтә. Массив брошканы ул асимметрияле рәвештә якага тагарга, ә беләзекләрне водолазка манжеты өстеннән кияргә киңәш итә.

«Көзен текстильдән генә түгел, күн һәм бәйләнгән галстуклар да популяр», - дип билгеләде стилист.

Тагын бер тренд дип эксперт бордо төсле сумканы атады. Ул гардеробта кара яки көрән төсне алыштыра ала һәм соры, көрән һәм саргылт яшел төсләре белән яхшы туры килә, дип билгеләде.

«Бордо төсле сумка һәркемнең диярлек гардеробында булырга тиеш. Ул соры, көрән һәм саргылт яшел пальто белән идеаль», - дип өстәгән Скороходова.

Гадәти пальтоны яңарту өчен стилист шулай ук ачык төсле аяк киеме яки перчаткалар кулланырга киңәш иткән. Шулай ук ачык төстәге шарф яки сәгать каешына акцент ясарга була.

«Кызыл, фирәзә, шәмәхә төсләрендәге аксессуарлар – аяк киеме һәм перчаткалар – сезгә берничә сезон хезмәт итә торган иң гади пальтоны да яңартырга сәләтле», – ди әңгәмәдәш.

Аяк киеменнән Скороходова биек күн итекләргә, т-образлы каешлы модельләргә, лоферларга һәм тәбәнәк үкчәле туфли-слингбэкларга игътибар итте.

Стилист ассызыклаганча, гардеробның 85 процентына якынын яңа сезонда саклап калырга мөмкин, аңа кыюрак детальләр генә өстәргә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot