news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Стилист Кадрия Ибраһимова: Кеше үз тамырларына кайта, милләте белән горурлана

Стилист Кадрия Ибраһимова хатын-кызларны зәвыклы киенергә һәм үз-үзләрендә ышаныч табарга өйрәтә. Ул һөнәренең асылы, эш фәлсәфәсе һәм стильнең кеше тормышына йогынтысы турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Стилист Кадрия Ибраһимова: Кеше үз тамырларына кайта, милләте белән горурлана
Фото: © «Интертат», Милена Новикова

«Социаль челтәрләр барлыкка килгәч, бөтен дөнья бертөрле киенә башлады. Бер яктан караганда, бу – плюс: хәзер һәркем матур һәм актуаль киенә ала, чикләр юкка чыкты. Ләкин икенче ягы да бар. Әйтик, көрән төс модага керсә, барысы да шул төскә күчә. Әмма мин андый мисаллар күрсәм, ул кешеләргә «Менә бит, замана белән бергә атлый, трендларны күзәтә», – дип сокланып карыйм.

Гомумән алганда, татар хатын-кызлары элек-электән зәвыклы киенгән. Алар озын итәкле күлмәкләр кигән, бизәнү әйберләре таккан, чәчләренә чулпылар беркеткән, матур яулыклар япкан.

Бу традицияләрнең кире кайтуы мине бик шатландыра. Хәзер татар стилизациясе күтәрелеш чорын кичерә. Кеше үз тамырларына кайта, милләте белән горурлана. Сабантуйларда, мәҗлесләрдә моны ачык күрергә була – күпләр образларына милли детальләр кертергә тырыша, озын күлмәкләр сайлый. Мәсәлән, Төмәндә яшәүче апаларым Казаннан милли бизәкле футболкалар алып китәләр һәм Себердә горурланып кияләр, башкаларга күрсәтәләр.

Милли элементлар куллану хәзер модада, һәм күпләр бу озакка сузылган трендның бер өлеше булырга тели. Татар дизайнерлары да әлеге юнәлеш югалмас дип өметләнә, чөнки татар мәдәниятен саклау бик мөһим.

Бүген маркетплейсларда милли бизәкле киемнәр һәм аксессуарлар киң тәкъдим ителгән. Шулай ук татар стилизациясе белән киемнәрне Казанда кибетләрдә табарга мөмкин», – ди ул.

Стилист Кадрия Ибраһимова белән «Интертат» сайты өчен Милена Новикова сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot