news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерханның “Идел” газетасы губернатор премиясенә лаек булды

Әстерханның “Идел” газетасы губернатор премиясенә лаек булды

(Әстерхан, 18 февраль, “Татар-информ”, Дәрига Мәмлиева). Әстерхан өлкәсенең “Дуслык” татар милли-мәдәни үзәге каршында чыгып килгән “Идел” татар газетасы ел саен өлкә газеталары арасында үткәрелеп килгән конкурсның иҗтимагый-сәяси номинациясендә җиңеп чыгып, губернатор премиясенә һәм дипломына лаек булды.

Бүләк өлкә хакимияте бинасында үткәрелгән тантаналы җыелышта газетаның баш мөхәррире Нәфисә Хәмидуллинага тапшырылды.

“Идел” газетасы үткән гасыр башында (1907) күренекле татар мәгърифәтчесе Гомәри (А.Умәров) тарафыннан нәшер ителә башлаган булган һәм Бөек Ватан сугышы елларында чыгудан тукталган. Ул 1999 елның июнендә Әстерхан өлкәсе “Дуслык” татар милли-мәдәни үзәге тарафыннан тергезелә һәм яңадан гамәлгә куела.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100