news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерханның “Дуслык” татар җәмгыятендә милләтебез тормышындагы күренекле даталарына багышланган “түгәрәк өстәл” утырышы үтте

Әстерханның “Дуслык” татар җәмгыятендә милләтебез тормышындагы күренекле даталарына багышланган “түгәрәк өстәл” утырышы үтте

(Әстерхан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Дәрига Мәмлиева). Әстерханның “Дуслык” татар җәмгыятендә Россиядә беренче татар газетасы “Нур”га 100 һәм Казан шәһәренә 1000 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл утырышы булып узды. Бу чарада “Дуслык” шурасы әгъзалары, җирле “Идел” газетасы редакциясе хезмәткәрләре, Әстерхан дәүләт университетының тарих кафедрасы студентлары, “Дуслык” җәмгыяте каршында эшләп килгән китапханә укучылары һ.б. катнашты.

Беренче нәүбәттә җыелган халыкка бу ике мәшһүр датага бәйле иң кызыклы китаплар, газета-журналлардан алынган мәкаләләр һәм махсус шушы даталарга багышлап чыгарылган дивар газетасы тәкъдим ителде. Җыелыш азагында җәмгыять рәисе Әнвәр Алмаев үзебезнең милли газетабыз булуы милләтне берләштерүгә, мәдәниятебезне һәм тарихыбызны саклап калуда ныклы терәк булып тора, диде. Аннары чыгышларда сүз “Нур” газетасы, аңа нигез салучы Гатаулла Баязитов турында барды. Соңыннан сүз үзеннән-үзе Әстерханның “Идел” татар газетасы темасына күчте. Аңа бәйле татар шәхесләре – Габдрахман Гомәри, Сәгыйт Рәмиев исемнәре яңгырады. Газетаның яңа чоры – 1990 еллар, яңарыш кичерү чоры буларак катлаулы да, үзенчә кызыклы да вакыйгалар белән билгеләнде. Ул, бер яктан бюрократик киртәләрне кичерү булса, икенче яктан техник җиһазлар белән тәэмин итү кыенлыклары иде. 1991 елда Казаннан 1,5 тонналы кулланышта булган линотип станогын һәм шрифтларны Әстерханга китереп җиткерү һ.б. вакыйгалар турында “Дуслык” шурасы әгъзасы Бәһрам Рамазанов сөйләде. “Идел”нең бүгенгесе һәм уңышлары белән газета мөхәррире Нәфисә Хәмидуллина таныштырды. “Национальная политика РФ и ее реализация в Нижнем регионе. Роль прессы в проведении национальной политики” дигән доклад белән университет аспиранты Андрей Родин чыкты. Бу утырышта башка милләт вәкилләре дә катнашты.

Аннары сүз икенче темага – Казанның 1000 еллыгы турында булды. Казан тарихын кыскача ачыклап, аның 1000 еллык бәйрәмендә катнашкан кешеләр үз фикерләрен әйттеләр һәм тәэсирләре белән бүлештеләр. Әстерхан якшәмбе мәктәбе укучылары белән дә шул ук темага багышланган чара узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100