news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Әстерханның “Дуслык” өлкә татар җәмгыяте хисап утырышы уздырды
Анда 2009-2011 нче елларга бертавыштан “Дуслык” татар милли-мәдәни җәмгыяте рәисе итеп Әнвәр Ибраһим улы Алмаев сайланды
Скопировать ссылку
(Әстерхан, 4 июнь, “Татар-информ”, Дәрига Мәмлиева). Әстерханның “Дуслык” татар милли-мәдәни җәмгыяте 2007 елның маеннан алып быелның май аена кадәр башкарылган эшләренә хисап-сайлау утырышы уздырды. Ул җәмгыятьнең уставы нигезендә үткәрелде.
“Дуслык”ның ике елда башкарылган эшләре турында җәмгыятьнең рәисе Әнвәр Алмаев тәфсилле итеп чыгыш ясады. Өлкәдә татар милли мәдәниятнең торышы, үсеше белән бергә, ул милли мәгариф мәсьәләсенә дә тукталды. Соңгы вакытта бу өлкәдә хезмәттәшлекнең Әстерхан өлкә мәгариф министрлыгы белән берлектә алып барылуын билгеләп үтте. Моннан тыш, өлкәнең татар теле укытучылары абурен күтәрү максатыннан, рухи һәм матди ярдәм күрсәтелүен белдерде.
Шул ук вакытта Ә.Алмаев тарафыннан Әстерханда чыгып килүче “Идел” татар газетасының эчтәлеге яңаруына һәм укучылары саны артуына басым ясалды, җәмгыять каршындагы китапханә фондларының даими рәвештә тулыланып торуы билгеләп үтелде. Докладында ул шәһәр мэры Сергей Боженовның Әстерханда узачак Сабан туйларын уздыруда ярдәм итүен дә ассызыклады.
Җәмгыятьнең резивизион комиссиясе хисап чыгышы һәм башка чыгышлар, тәкъдимнәрдән соң, сайлаулар узды. Нәтиҗәдә, яңа эш дәверенә, 2009-2011 нче елларга бертавыштан “Дуслык” татар милли-мәдәни җәмгыяте рәисе итеп Әнвәр Ибраһим улы Алмаев сайланды.
Ә менә татарлар күпләп яшәгән Нариман һәм Идел буе районнарының “Дуслык” җәмгыяте филиаллары җитәкчеләре итеп Венера Мусаева белән Нурия Гозәерова билгеләнде. Утырышның соңында Ә.Алмаев җәмгыять исеменнән Рәхмәт хатларын ияләренә тапшырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot