Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әстерханнан Казанга рейс булдыру кирәклеге әйтелде
"Әгәр дә ике як та адым ясаса, без бу мәсьәләне хәл итә алабыз", - диде Милли Шура рәисе.
(Казан, 5 март, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның Әстерханга эш сәфәре кысаларында татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашу вакытында Әстерханнан Казанга рейс булдыру кирәклеге турында әйтелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Әстерхан өлкәсенең “Идел” татар газетасы редакторы Д.Мәҗитова Татарстанга туры рейслар булмау мәсьәләсен күтәрде. “Без Татарстандагы чаралардан, балалар лагерьларыннан файдаланырга тиешбез”, — ди редактор. Шулай ук туристик проектларның да логистика булмау аркасында барып чыкмавын билгеләде.
Васил Шәйхразиев, үз чиратында, киләсе очрашуларда ике төбәк арасындагы килешүләргә нигезләнеп, өлкә җитәкчелеге алдында бу мәсьәләне дә күтәрә башлаячакмын, дип белдерде. "Барнаулдан Казанга ачылды. Әгәр дә ике як та адым ясаса, без бу мәсьәләне хәл итә алабыз", - диде Милли шура рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз