news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерханлылар Казанга йөрүче поездны кире кайтаруны сорый

Губернаторга 2017 елда Әстерханда Федераль Сабан туе узачагын искә төшергәннәр.

(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ") Әстерханда 2016 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә багышлап, губернатор Александр Жилкин уздырган матбугат очрашуында журналистлар “Әстерхан-Казан” поезды хәрәкәтен торгызу турында халыкның үтенечен җиткергән. Бу хакта матбугат очрашуы оештырылган “Лотос” дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.

2017 елда Әстерханда ил күләмендәге татар милли бәйрәме - Федераль Сабан туе үтәчәген, ике төбәкне күпьеллык дустанә мөнәсәбәтләр бәйләвен искәртеп, әлеге сорауны берьюлы берничә журналист ирештергән.

Күптән түгел Казан белән Әстерхан арасында поезд йөртүне сорап, журналистлар Саратовта Идел буе тимер юллары җитәкчесе Сергей Әлмиевка да юллаган булган. Ул үз чиратында, бүген тимерюлчылар бу маршрутка ихтыяҗны өйрәнә, дип белдергән.

Әстерхан губернаторы исә тимерюлчыларга маршрутның кирәклеген исбатларга вәгъдә иткән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100