Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әстерханда “Яратаминка” кечкенә татар кызлары бәйгесенә нәтиҗә ясалды
Җиңүче кызчыклар киләчәктә Әстерханда федераль дәрәҗәдә үткәреләчәк бәйгедә катнашыр, дип көтелә.
(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Әстерханда иң матур һәм иң талантлы татар кызларын ачыкладылар. Беренче тапкыр үткәрелгән “Яратаминка” дип аталган иҗади бәйгедә Әстерхан өлкәсендә яшәүче 7-12 яшьлек татар кызлары катнашты, дип хәбәр итә Әстерхан өлкәсенең татар мәдәниятен саклау һәм үстерү ассоциациясе матбугат сәркатибе Рамилә Абдулаева.
Әлеге Ассоциация тарафыннан оештырылган гүзәллек һәм талант бәйгесенең сайлап алу туры апрель аенда ук булган иде. “Шушы вакыт эчендә 11 кыз бала әти-әниләре белән бергә кызыклы программада катнашты. Сәхнә сөйләме, татар теле дәресләре, милли киемнәр тегү, бию, милли аш-су остаханәләре, фотосессия уздырылды. Балалар белән психологлар эшләде, – дип сөйли Рамилә Абдулаева. – Безнең Ассоциациянең яшьләр бүлеге җитәкчесе Галина Милова татар кызлары арасында иҗади бәйге оештыру идеясе белән күптәннән яна иде. Бүген Россиядә федераль дәрәҗәдә үткәрелә торган “Татар кызы” бәйгесе проектын да беренче булып ул тәкъдим иткән иде. Ниһаять, бу проектны Әстерханда балалар арасында тормышка ашыруга иреште. Хәзер “Яратаминка”ны федераль дәрәҗәдә дә уздыру планлаштырыла”.
Әстерхан өлкәсенең кечкенә татар кызлары катнашындагы тәүге бәйгенең финалы шәһәрнең Яшь тамашачы театры сәхнәсендә булды. Финалда берничә сынау көтте: кызлар үзләре белән таныштырырга, милли киемнәрдән чыгыш ясарга һәм татар биюен башкарырга тиеш иде. Программаның тагын бер үзенчәлеге бар иде – балалар сәхнәгә әти-әниләре белән дә чыкты. Һәр гаилә бертөрле итеп тегелгән, татар милли бизәкләре белән бизәлгән күлмәкләр кигән иде.
Жюри жиңүчеләрне ике яшь категориясендә билгеләде. 10-12 яшьлекләр арасында – Лилия Абтиева, 7-9 яшьлекләр арасында Сафия Ибраһимова җиңү яулады. Аларга такыя кидерделәр һәм алтын бизәнү-ясану әйберләре бүләк иттеләр.
Башка кызлар да төрле номинацияләрдә бүләкләнде. Химаячеләр иҗади мастер-классларга сертификатлар, уенчыклар, профильле үзәкләрдә укуга ташламалар, ял көне турлары, зоопаркларга билетлар һәм башка бик күп күчтәнәч әзерләгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз