news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әстерханда “Ялкын” ансамбле юбилеен билгеләп үттеләр
Әстерханда “Ялкын” татар фольклор ансамбленең 20 еллыгына багышланган юбилей концерты узды
Скопировать ссылку
(Казан, 9 март, “Татар-информ”, Дәрига Мәмлиева). 7 март көнне Әстерханның “Ялкын” татар фольклор ансамбленең 20 еллыгына багышланган юбилей концерты узды.
Тантанада шулай ук бу араларда узган юбилейларга да игътибар бирелде. Күптән түгел генә бер-берартлы Татар халык драма һәм комедия театры - 50 еллык, “Дуслык” татар өлкә иҗтимагый оешмасы 20 еллык юбилейлары зур концертлар белән билгеләп үтелде. Ә соңгысы исә 8 март бәйрәменә туры китереп, Галия Ашгильдеева җитәкчелегендәге “Ялкын” ансамбле йомгаклады. Ихтирам йөзеннән тантанага Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм концерт программасы белән бер төркем атаклы Казан артистлары да килде.
Тәбрикләү сүзләрендә Ринат Закиров Әстерхан татарларының күптәннән алып хәзергә кадәр үз мәдәниятенә омтылуы ачыктан-ачык сизелә, дип белдерде. Моннан соң ул Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең “Дуслык” җәмгыяте исеменә һәм аның рәисе Әнвәр Алмаевка юллаган мактау хатларын укып тапшырды. Татарстан Мәдәният министрлыгы исеменнән “Ялкын” ансамбленә “Дуслык” җәмгыятенең актив әгъзаларына Мактау кәгазьләре һәм Мактау грамоталарын тапшырды. Шулай ук бер төркем “Дуслык” шурасы активистларына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән Мактау грамоталарын бирде. Шушы кичәдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Әстерхан татар театрында беренчеләрдән булып эшләгән сәнгать әһелләренә - Нурия Гайнетдиновага һәм Миңнура Җаваева “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булулары турында рәсми таныклыклар һәм тамгалар тапшырды. Аеруча “Ялкын” ансамбленә өлкә милли-мәдәни үзәгеннән Әстерхан Дәүләт Думасы, Мәдәният министрлыгы, шәһәр мэры, җирле район башлыклары исеменнән котлаулар, затлы бүләкләр тапшырылды.
Ансамбль 1990 елда оешканда, анда бары 5-6 кеше генә йөри иде. Хәзер анда 18 кеше шөгыльләнә. Соңгы елларда яшьрәк әгъзалар саны артты. Үз баянчылары - югары музыка белгечләре. Әстерханның төрле җирләрендә Сабантуйларда, Нәүрүз бәйрәмнәрендә, фестиваль-конкурсларда, төрле концертларда даими катнашып киләләр. Россиянең башка шәһәрләрендә дә - Казан, Волгоград, Ленинград, 90 елларда - Ульяновски, Сочи, Төмәндә концертлар биреп торалар. Бөтен җирләрдә аларны яратып кабул итәләр, кабат килүләрен теләп калалар. Концерт “Ялкын” ансамбле чыгышлары белән башланып, Казаннан килгән артистлар – “Идел” ансамбле һәм бер төркем яшь җырчылар, биючеләр чыгышлары белән дәвам итте. Казанлылар үзләренең дәртле җыр–биюләре белән тамашачыларга хуш килде, хәтта күбесе артистларга кушылып, үзләре дә җыр-биюгә бирелде. “Мондый күңелле концертны хәтерләмибез”, - дигән сүзләр ишетелде.
“Дуслык” җәмгыяте рәисе, Әстерхан Дәүләт Думасы депутаты Әнвәр Алмаев әстерханлылар исеменнән зур рәхмәтләрен тапшырды һәм тимерьюлда “Казан-Әстерхан” поезд хәрәкәтен яңадан гамәлгә кертү өчен әстерханлыларны рәсми үтенеч кәгазен имзалауга өндәде. Бердәмлекне какшатмау сүзләрен БТК Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та раслады. “Әстерхан татарлары үзләренең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап кына калмаган, аларны бу өлкәдә үсеше дә сизелә. Менә шулай киләчәктә дә үзебезнең милләтебезне саклап калыйк, аны булдыру өчен бу елның октябрь аендагы халык санын барлау вакытында уяу булыйк, үзебезне “татар” дип языйк, барлау кәгазенең 7 маддәсенә билге куйыйк. Шуңа үз кардәшләребезне, якыннарыгызны да өндәгез. Хәзергә сан буенча без - икенче урында. Шушы урынны югалтмыйк. Шул вакытта гына менә шулай гөрләп тамашаларыбызны уздырачакбыз”, - диде ул.
Соңгы юбилей вакыйгаларга багышлап, “Дуслык” җәмгыяте рус телендә “Әстерхан татарлары мәдәнияте” (“Культура астраханских татар”) дигән, төрле чор мәгълүматларына, фоторәсемнәргә бай китап чыгарды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2