news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әстерханда Татар оешмалары җитәкчеләре Г.Тукай һәм М.Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салды

Көн дәвамында Васил Шәйхразиев Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округындагы татар милли оешмалары җитәкчеләре белән очрашачак.

(Казан, 4 март, "Татар-информ"). Бүген, Татарстан Республикасы Премьер – министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм аның җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе вәкилләре Әстерханга эшлекле сәфәре кысаларында халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның Әстерхандагы һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Моңа кадәр Татарстан делегациясе Әстерхан өлкәсе губернаторы адмистрациясе җитәкчесе Канат Шантимиров белән очрашты.

Көн дәвамында Васил Шәйхразиевның эш программасында “Татар кызы” бәйгесенең төбәк этабы финалында катнашу турында сөйләшәчәк, Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округындагы татар милли оешмалары җитәкчеләре белән очрашуы каралган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot