news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерханда татар милләтен һәм мәдәниятен өйрәнү курслары эшли башлаган

Әстерханда уздырылган Федераль Сабан туеннан соң татар мәдәнияте һәм милләте белән танышырга теләүчеләр саны бермә-бер арткан.

(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Әстерханда татар милләтен һәм мәдәниятен өйрәнү курслары эшли башлаган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына курсларны оештыручы Диана Рәхимова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, әлеге белем бирү проекты “Этномикс” этномәдәни коммуникацияләр үзәге белән бергә тормышка ашырыла.

“Бу татар телен түгел, ә татар милләте мәдәнияте, гореф-гадәтләрен өйрәтүгә юнәлдерелгән курслар. Беренче дәрескә 8 генә кеше килгән булса, проект хакында ишетеп, икенче дәрескә килүчеләр саны артты. Киләчәктә дәресләребезгә лектор-этнографларны, татар җырларын башкаручы танылган артистларны, тарихчыларны чакырырга ниятлибез”, – диде Диана Рәхимова.

Аның сүзләренчә, Әстерханда уздырылган Федераль Сабан туеннан соң татар мәдәнияте һәм милләте белән танышырга теләүчеләр саны бермә-бер арткан.

“Дәресләргә кызыксыну да, ихтыяҗ да бар”, – диде курсларны оештыручы агентлык хәбәрчесенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100