news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерханда "Татар кызы-2016" бәйгесе җиңүчесе жюрины өчпочмаклар белән сыйлаган

Быелгы бәйгедә 13 кыз катнашты, берничә ай дәвам иткән бәйге программасында төрле сынаулар аша узып, Әлфия Садыйкова беренче урынны алды.

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ") Быел Әстерханда узган чираттагы бәйгедә “Татар кызы–2016” язулы кызыл тасманы үзенең чибәрлеге, тәмле милли ризык – өчпочмаклары һәм моңлы җырлары белән жюрины таң калдырып, Әлфия Садыйкова такты. Бу хакта җирле “Волга” агентлыгы яза.

Әстерханда татар кызлары арасында өлкә күләмендә милли иҗади бәйге ел саен оештырыла. Быел анда 13 кыз катнашты. Берничә ай дәвам иткән бәйге программасы кысаларында кызларга төрле сынаулар аша узарга туры килде. Алар татар милли ризыкларын әзерләргә өйрәнде, татар телен чарлады, җыр-бию буенча мастер-класслар алды. Кызларга милли күлмәкләрдән фотосессия оештырылды.

Финал ярышы шушы көннәрдә Әстерханның Яшь тамашачы театрында үтте. Жюри, әлбәттә, кызларның гүзәллегенә генә түгел, талантына да бәя бирде. Бәйге дүрт этапта булды: милли киемнәрне тәкъдим итү, милли аш-судан авыз иттерү, заманча күлмәкләрдән чыгу һәм иҗади номер белән чыгыш ясау.

“Мин бәйгедә җиңәрмен дип уйламаган да идем. Бәйгедә катнашучы кызларның барысы да чибәрләр, талантлылар, шуңа күрә беренче урынга лаек булу минем өчен көтелмәгән хәл булды”, – дип тәэсирләре белән уртаклашкан “Татар кызы–2016” исеменә лаек булган Әлфия Садыйкова.

Диплом һәм җиңүче таҗыннан тыш Әлфия Казанда узачак “Татар яшьләре көннәре” форумына юллама белән бүләкләнгән. Моннан тыш, ул киләсе елда Уфада үтәчәк “Татар кызы-2017” Бөтенроссия бәйгесендә Әстерхан исеменнән катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100