news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерханда татар халык биюен популярлаштыру турында фикер алыштылар

Очрашуда төбәктә «Татар халык биюе мәктәбе» проектын башлап җибәрү карары кабул ителде.

Әстерханда татар халык биюен популярлаштыру турында фикер алыштылар
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Әстерхан өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясендә төбәктә татар халык биюен саклау, үстерү, укыту һәм популярлаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Түгәрәк өстәл утырышында катнашучылар фикеренчә, татар халык биюен заманча алымнар кулланып башкару, аны балалар һәм яшьләр арасында популярлаштыру, биючеләр тәрбияләү — Әстерхан татар милли-мәдәни мохтарияте активы катнашында тормышка ашырылырга тиешле бурычлар.

«Безгә татар биюенең үзенчәлеген, матурлыгын сакларга, яшьләрнең игътибарын мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итәрдәй проектлар булдыруда барлык мөмкинлекләрне кулланырга кирәк», — диде Әстерхан татарлары җитәкчесе Динара Мәҗитова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, әлеге максатларга ирешү өчен, очрашуда автономиянең чаралар планы әзерләнгән. «Планга осталык дәресләре, „Татар халык биюе мәктәбе“ проектын булдыру һәм Төбәкара татар халык биюе фестивален уздыру керә», — диде Әстерхан өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100