news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерханда «Татар гаиләсе» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Чараны «Ак калфак» һәм «Дуслык» татар мәдәнияте җәмгыятьләре Әстерхан көрәш һәм билбау көрәше федерациясе белән берлектә оештырды.

Әстерханда «Татар гаиләсе» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
tatar-congress.org

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). 2 май көнне Әстерханда татар гаиләсе конкурсының финалы узды һәм җиңүче гаиләләр исеме билгеле булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурста катнашучылар туган телне белүләрен күрсәтте, үзләре пешергән камыр ризыклары белән таныштырдылар һәм гаилә традицияләре турында сөйләделәр. Шулай ук татар халкының тарихын һәм мәдәнияте буенча викторинада катнаштылар. Берьюлы ике гаилә - Агаевлар һәм Насыйбуллиннар җиңүче булып танылды.

Чара ял базасында маевка форматында узды. Биредә яңа туган сабыйлардан алып 80 яшькә кадәрге кешеләр катнашты. Программада традицион халык чигеше буенча мастер-класслар, татар бизәкләрен буяу һәм башка бик күп нәрсәләр булды.

Көрәш ярышларында яшүсмерләр һәм балалар бик күп катнашты. Бүләкләү тантанасыннан соң татар көйләре белән бию флешмобы булды.

Чараны «Ак калфак» һәм «Дуслык» татар мәдәнияте җәмгыятьләре Әстерхан көрәш һәм билбау көрәше федерациясе белән берлектә оештырды, диелгән бу хәбәрдә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100