news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерханда татар балалары һәм яшүсмерләре өчен лидер мәктәбе уздырылган

Алар төрле өлкәдә уңышка ирешкән кешеләре белән аралашкан, лекция һәм тренингларда катнашкан.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 24-26 март көннәрендә Әстерханда татар балалары өчен лидер мәктәбенең беренче этабы уздырылды. Аны “Дуслык” татар милли-мәдәни җәмгыяте, “Идел” яшьләр үзәге һәм Әстерхан өлкәсенең Яшьләр эшләре буенча агентлыгы оештырды, дип хәбәр итте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Дуслык” җитәкчесе Данил Хәлморатов.

“3 көн дәвамында балалар һәм яшүсмерләр — барлыгы 24 кеше, төрле өлкәдә уңышка ирешкән шәхесләр белән аралашты. Беренче көн уен рәвешендә, танышудан башланып китте. Аннан соң исә “Мин һәм минем этносым” дип аталган фикер алышу мәйданчыгы эшләде. Ул бердәм Россия милләтен формалаштыру, тынычлык һәм татулык урнаштыруга юнәлдерелгән иде. Көннең икенче яртысында исә мин аларга үзем ни рәвешле лидерлык сыйфатларын үстерү хакында сөйләдем”, - диде Данил Хәлморатов.

Икенче көнне балалар өлкәдә уңышлы юрист саналган һәм танылган компанияне җитәкләгән Наталья Шаповалова белән очрашкан, аның уңыш серенә төшенгән. Банк өлкәсендә уңышлы карьера ясаган Салих Насыйбулинов та уңышлы булу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге хакында сөйләгән.

Моннан тыш, лидер мәктәбе кысаларында, балаларга вакытларын ничек итеп дөрес бүлергә, конфликтлы ситуацияләрдән чыгу юлларын табарга, PR һәм SMM өлкәсендә эшләргә өйрәткәннәр, тренинглар, мастер-класслар үткәргәннәр һәм лекцияләр укыганнар.

Лидер мәктәбендә катнашучыларга сертификат та тапшырылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100