news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерханда татар авыллары һәм бистәләренең иң матур рәсемен сайлаячаклар

Җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Әстерханның «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыяте балалар арасында «Әстерханның татар авыллары һәм бистәләре» дигән рәсем ясау конкурсы игълан итте. Ул онлайн форматта уза.

«Рәсемнәр А4 битендә яңа гына ясалырга, моңа хәтле башка бәйгеләрдә тәкъдим ителмәгән булырга тиеш», — дип яза Әстерханның «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыяте Инстаграмдагы сәхифәсендә.

Оештыручылар ассызыклавынча, эшләр бәйге темасына туры килергә, шулай ук, креатив, пөхтә, сыйфатлы, тамашачыга эмоциональ тәэсир итәрдәй булырга тиеш.

Онлайн-конкурс 14 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Тулырак мәгълүмат һәм катнашу кагыйдәләре белән сылтама аша кереп таныша аласыз.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100