Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әстерханда «Әстерхан илендә төрки мәгърифәтчелек һәм агарту эшләре: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге» темасына фәнни-гамәли конференция узды
Әстерханда «Әстерхан илендә төрки мәгърифәтчелек һәм агарту эшләре: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге» темасына фәнни-гамәли конференция узды
(Әстерхан, 23 май, «Татар-информ», Дәрига Мәмлиева). Әстерхан өлкәсе Дәүләт Думасының конференцияләр залында өлкә татар «Идел» газетасының 100 еллыгы һәм шушы газетаның нәшире төбәкнең мәшһүр дин әһеле, галим, мәгърифәтче Габдрахман Исмәгыйль улы Гомәринең тууына 140 ел тулуга багышланган «Әстерхан илендә төрки мәгърифәтчелек һәм агарту эшләре: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булып узды.
Конференция башланырга берничә көн кала ук, анда катнашу өчен, Мәскәү, Казан, Махачкала, Черкесск шәһәрләреннән кунаклар килде һәм алар Әстерхан татарлары халәте белән танышу максатыннан «Дуслык» җәмгыятенә, «Идел» газетасы редакциясенә, реставрацияләнеп торган Ак мәчеткә, өлкәнең татарлар тупланып яшәгән Җәмәли, Киләче, Кәмәни, Иске Кучергановка авылларына сәяхәт кылып, зыялылар, киң җәмәгатьчелек һәм татар эшмәкәрләре белән аралаштылар.
Юбилей чаралары уңаеннан БТК БК рәисе Ринат Закиров «Идел» газетасы исеменә тәбрикләү хаты җибәргән. «Татар тарихында Әстерханның «Идел» газетасы гаять мөһим урын алып тора һәм «Идел» газетасын гамәлгә куючылар арасында милләтебезнең олуг шәхесе Габдрахман Гомәри бар. Бу газета ХХ йөз башларында татарларны берләштерүдә һәм аларның милли аңын үстерүдә ныклы нигез булып торган», - диелә хатта.
Конференциядә барлыгы 24 доклад тыңланды. Алар аерым җыентык итеп нәшер ителде. Конференцияне «Дуслык» җәмгыяте рәисе Әнвәр Алмаев һәм «Идел» газетасының баш мөхәррире Нәфисә Хәмидуллина алып барды. Алар конференциядә беренче итеп сүзне ТР Дәүләт Советы депутаты, язучы Туфан Миңнуллинга бирде. Ул ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның «Идел» газетасы редакциясенә юллаган тәбрикләү хатын укыды. БТК БК рәисенең беренче урынбасары Ринат Вәлиуллин газета хезмәткәрләрен юбилей белән котлап, Әстерхан белән хезмәттәшлекне тагын да ныгытырга кирәклеген әйтте. Конференциядә «Идел» редакциясенә бүләк итеп лазерлы принтер, цифралы фотоаппарат, компьютер тапшырылды.
Конференциядә беренче докладны Әстерхан төбәгенең бөек мәгърифәтчесе Г.Гомәринең оныгы, хәзерге көндә Мәскәү дәүләт университеты доценты Шамил Габделхәмид улы Гомәри (Гомәрев) ясады. Ул бабасыннан сакланып калган архив документларына таянып, үзенең әтисе Габделхәмид хәтирәләрен искә төшереп, бик мавыктыргыч итеп «Идел» газетасы тарихыннан мәгълүматлар китерде. Докладчылардан тагын Россия Фәннәр Академиясенең Шәрык тарихы институтыннан әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Әлфинә Җиһангир кызы Сибгатуллина «Төрки-татар әдәбияты «Идел» газетасы битләрендә», ТРсы Милли китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге мөдире Айрат Җиһангир улы Заһидуллин «Идел» газетасының беренче нәширы», ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр бүлеге мөдире Сөләйман Туктар улы Рәхимов («Габдрахман Гомәри» китабы авторы) «Г.Гомәринең фәнни мирасы һәм аны тикшерү перспективасы», Карачай-Черкесс гуманитар институтының фәнни хезмәткәре Әминат Хәсән кызы Кормансәетова ««Идел» газетасы мөхәррире Г.Гомәри һәм этник идентификация» дигән темаларга докладлар белән чыктылар.
Соңыннан конференциядә катнашучылар резолюция кабул итте. Резолюциядә конференцияне оештыруда һәм үткәрүдәге зур тырышлыгы өчен «Дуслык» рәисе Әнвәр Алмаевка, «Идел» газетасының баш мөхәррире Нәфисә Хәмидуллинага, редакция хезмәткәрләреннән Сания Базановага һәм Раилә Асановага һ.б. рәхмәт сүзләре белдерергә, «Дуслык» җәмгыятенә һәм «Идел» редакциясенә шундый конференцияләрне даими рәвештә үткәрергә кирәк диелгән.
Резолюция бертавыштан кабул ителде.
Конференциядә катнашучылар әлеге чара кысаларында әзерләнгән рәсем күргәзмәсен һәм кич белән Яшьләр театры бинасында «Идел-100 ел» исеме астында оештырылган зур Гала-концерт карадылар. Тамашачыларга газетаның юбилее уңаеннан махсус чыгарылган санын тараттылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз