news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әстерханда шәһәр көне үтте

Әстерханда шәһәр көне үтте

(Әстерхан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Дәрига Мәмлиева). Әстерхан халкы, шул исәптән, анда яшәгән татарлар да, бу көннәрдә шаулатып шәһәр көнен бәйрәм итте. Анда бик актив рәвештә өлкәнең “Дуслык” татар җәмгыяте дә катнашты. Бу уңайдан иң зур тантана шәһәрнең үзәк Ленин мәйданында оештырылган иде. Монда, ачык һавада, шәһәрнең татар, рус, казакъ, үзбәк, калмык һ.б. халыклары чатырлары корылган иде. Ул көнне үзәк мәйдан чатырлар, тирмәләр, юрталар һәм палаткалардан торган кечкенә бер шәһәрчеккә әверелгән иде. Татар җәмгыяте бу көнне “Дуслык” чатыры корды. Аның эчендә һәм тирәсендә урнашкан өстәлләрдә татар халкының ризыклары, тормыш-көнкүреш җиһазлары, киемнәре һәм музей экспонатлары урын алган иде. Милли киемнәрдән киенгән татар хатын-кызлары чатырга кергән халыкны йолаларыбыз, камыр ашлары хәзерләү серләре белән таныштырды. Ә “Нур” һәм “Ялкын” татар җыр һәм бию ансамбльләре зур концерт бирде. Теләгән кеше чатырда милли ризыклардан да авыз итә алды.

Ә “Дуслык” шатерына кергән өлкә губернаторы Александр Жилкин: “Бигрәк тә кунакчыл халык икән бу татарлар”, - диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot