news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әстерханда “Ел татары” бәйгесе узды

Кичә Әстерхан шәһәренең филармония концерт залында 2009 елның нәтиҗәсе итеп “Ел татары” дигән яшьләр конкурсының соңгы туры узды

(Казан, 15 март, “Татар-информ”, Дәрига Мәмлиева). Кичә Әстерхан шәһәренең филармония концерт залында 2009 елның нәтиҗәсе итеп “Ел татары” дигән яшьләр конкурсының соңгы туры узды. Бәйге инде икенче тапкыр “Бәйрәм” милли үсеш үзәге һәм “Дуслык” өлкә җәмгыятенең “Яшьләр” төркеме катнашында оештырылды.
Конкурсның максаты - яшьләр тормышында татар мәдәниятен күтәрү, спортта, икътисадта үсешкә ирешү, татар сөйләмен камилләштерү.
Бәйгедә катнашучы шәһәр студентлары, эшчеләр, шәһәрдән читтә урнашкан авыллардан килүче яшьләр 8 номинациядә көч сынашты. Яшьләрнең татар милләтеннән, яше 18дән 30га кадәр булуы, татар телен белүләре таләп ителде. Катнашучылар “Яшь татар гаиләсе”, “Татар туе”, “Иң яхшы эшмәкәр”, “Ел студенты”, “Ел спортчысы”, “Татар җырын оста башкаручы” һәм “Татар биюен оста башкаручы”, “Татар теле белгече” номинацияләре буенча бәяләнде.
Сайлау алу өч турда барды. Беренче икесе интернетта – www/vkontakte сайтында узды. Катнашучылар арасында әстерханлылардан башка, Мәскәү, Сарытау, Пермь һәм башка шәһәрдән килгән яшьләр дә бар иде. Һәр номинациядән өчәр җиңүче финалга чыкты. Кичә “Дуслык” җәмгыяте рәисе Әнвәр Алмаев җитәкчелегендәге жюри җиңүчеләрне сайлады. “Татар гаиләсе” номинациясендә – Мансур белән Әлфия Әхмәтовлар, “Татар туе” номинациясендә Ренат белән Әдилә Аджимуллаевалар, “Яшь эшмәкәр” номинациясендә Киләче авылыннан Эльмира Якупова, “Яшь cпортчы” номинациясендә Иске Күчергән авылыннан Рафаэль Карапаев, “Татар җырын оста башкаручы” номинациясендә – Илнур Еникеев, “Татар биюен оста башкаручы” – Эльвира Садыйкова, “Яшь студент” номинациясендә Әстерхан дәүләт университеты шәкерте – Сара Аҗихарисова, “Татар теле белгече” номинациясендә Алия Туктарова җиңү яулады. Җиңүчеләргә дипломнар, кыйммәтле бүләкләр, сертификатлар тапшырылды.
“Бәйрәм” үзәге җитәкчесе Динара Мәҗитова әйтүенчә, бу чара узган елдагы белән чагыштырганда, яңа, югарырак форматта узды һәм аңа зур булышлык “Дуслык” җәмгыяте күрсәтте. Жюри рәисе - “Дуслык” җитәкчесе Әнвәр Алмаев әйтүенчә, быел яшьләр үзләре генә бөтенесен булдырдылар. “Бүгенге көндә куелган максатлар үтәлде, диярлек. Әмма моның белән чикләнергә кирәкми, киләчәктә тагын да югарырак сынауларны үз алдыгызга куегыз, үрнәк күрсәтерлек итеп калыгыз”, - диде ул.


news_right_1
news_right_2
news_bot