news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әстерханда беренче татар шагыйрәсе Газизә Сәмитованы искә алдылар

Әстерханда беренче татар шагыйрәсе Газизә Сәмитованы искә алдылар

(Әстерхан, 27 декабрь, «Татар-информ», Дәрига Мәмлиева). Егерменче йөз башларында иҗат иткән беренче татар шагыйрәсе Газизә Сәмитова Әстерхан өлкәсенең Ташлы Яр авылында туып-үскән. Бу көннәрдә аның туган көнен билгеләү өчен Әстерхан татар җәмәгатьчелеге шәһәр мәдәният музеена җыелды. Җыелган халык арасында аның туган-тумачаларыннан өченче буын вәкилләре – Саҗидә Сәмитова-Гасанова, Хәдичә Абаева бар иде. Әлеге чараны шәһәр мәдәният музее һәм мәдәният идарәсе бергәләп оештырып үткәрде.

Музей үзе дә XIX-XX гасырларга караган агач йортта урнашкан һәм аның бер залында шагыйрә яшәгән чордагы җиһазлар урнаштырылган. Хәтта Газизә Сәмитованың портреты янында куелган бәйләнгән ак мамык шәл дә, шул заманны хәтерләтә. Залдагы аерым бер өстәлдә Г.Сәмитованың тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә оештырылган. Анда аның 1965 елда нәшер ителгән «Сайланма әсәрләр» китабы, гарәп имлясы белән язылган шигырьләренең фотокүчермәләре, борынгы гаилә фотолары, альбомнар бар. Шигырь дәфтәрләренең төп нөсхәләре Санкт-Петербургның Шәрек музеенда саклана.

Кичәне кереш сүз белән музей директоры Елена Герасимиди ачып җибәрде. Аннан соң кичәдә чыгыш ясаган «Дуслык» татар җәмгыяте рәисе Әнвәр Алмаев, без якташыбыз, беренче татар шагыйрәсенең мирасын саклап калу өчен барлык тырышлыгыбызны куячакбыз, киләсе елда аның тууына 145 ел тулуны без туган авылы Ташлы Ярда ачылачак музейда каршы алачакбыз, диде.

Кичәдә шагыйрәнең төрле елларда язылган «Каләм», «Яшәү туйдырмый», «Бәнем хәтерләрем калды инде», «Зая гомер», «Бетәрме икән» дип аталган шигырьләре, бәетләре укылды. Бәетләр дигәннән, «Сак-Сок» бәетен дә заманында Газиз Сәмитова үз вариантында тәкъдим иткән булган.

Утырышны йомгаклап, музей директоры бу очрашудан канәгать калуын белдерде һәм шагыйрәнең мирасын саклап калу буенча алга куелган мәсьәләләрне хәл итүдә тырышачагын белдерде.

Үзара аралашу чәй өстәле артында дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot