news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әстерханда Бөтенроссия Сабан туена әзерлек башланды

2017 елда Федераль Сабан туен 12-13 майда уздыру планлаштырыла.

  (Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Әстерханда 2017 елда Федераль Сабан туен оештыруга әзерлек уңаеннан киңәшмә узды. Бу хакта “Астрахань-24” телеканалы хәбәр итә. 

Утырышта Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте рәисе Константин Маркелов, өлкәнең “Дуслык” татар мәдәни җәгыяте рәисе Әнвәр Алмаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты.
 
Федераль Сабан туен 12-13 майда уздыру планлаштырыла. Ул көннәрдә опера һәм балет театрында Татарстан сәнгатькәрләренең зур концертын оештыру көтелә. Татар көрәшендә абсолют батырга машина бүләк ителәчәге дә билгеле булды. Тагын бер җиңел машина ат ярышларында беренче килүчегә әзерләнә.
 
“Без Бөтенроссия Сабан туен өлкәдә икенче тапкыр кабул итәбез. Татарстанның оештыру эшләрендә ярдәм итүе сөендерә. Без дә бөтен эштә ярдәм итәчәкбез. Гыйнварда әле тагын да төгәлрәк сөйләшергә җыелачакбыз”, - дип белдерде киңәшмәдә Константин Маркелов.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot