news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әстерхан яшьләре өчен "Мин-лидер" проекты кабат оештырыла

Анда төрле өлкәдә активлык күрсәткән 13-17 яшьлек егетләр һәм кызлар катнашырга хокуклы.

(Казан, 28 март, "Татар-информ"). 25-29 март көннәрендә Әстерханда «Мин-лидер» проектын кабат гамәлгә ашыралар. Бу хакта Әстерхан татарларының "Дуслык" мәдәни берләшмәсе хәбәр итә. 
 
Проект "Идел" яшьләр үзәге ярдәме белән оештырылган. 
 
Билгеле булганча, "Мин-лидер" Әстерханда һәм Казанда өч этапта уза. Анда фән, спорт, иҗтимагый тормышта һ.б. юнәлешләрдә актив булган 13-17 яшьлек егет һәм кызлар катнашырга хокуклы. 
 
"Мин-лидер" Әстерханда соңгы тапкыр узган елның сентябрь азагында булган иде. 
 
 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot